Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» ачык акционерлык җәмгыяте акционерларының еллык җыелышы узды.
Моннан тыш, акция тотучылар яңа Директорлар советын сайладылар. Совет составы зур үзгәрешләр кичермәде.
Директорлар советына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ренат Сабиров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасының Икътисад министры Артем Здунов, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Президентының нефть сәнәгате өлкәсендәге ярдәмчесе Шәфәгать Тәхәутдинов, Татарстан Республикасы Президентының нефть һәм нефть-газ чыганакларын эшкәртү мәсьәләләре буенча киңәшчесе Ренат Мөслимов, «Татнефть» гавәми акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Наил Маганов, «ТАИФ» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм аның беренче урынбасары Владимир Бусыгин, Татарстанның берничә эре компанияләренең җитәкчеләре.
Акция тотучылар җыелышыннан соң, «Татнефтехиминвест-холдинг» ачык акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы узды. Әлеге органның рәисе итеп Рөстәм Миңнеханов сайланды.
«Татнефтехиминвест-холдинг» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры итеп кабаттан Рафинат Яруллин сайланды.