"Татэнергосбыт" АҖ директорлар Советының чираттагы утырышы бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Сергеев катнашты. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
2016 елда АҖ, "Татэнергосбыт" АҖ түбәндәге нәтиҗәләргә ирешкән: кулланучыларга электр энергиясен сату күләме сәгатенә 18,4 млрд. КВт тәшкил иткән, бу - 53,2 миллиард сум. Клиентлар базасы 12 ай эчендә физик затлар - 837 220 нән 850 767 кадәр арткан, юридик затлар - 33 305 нән 33 950 кадәр җиткән.
Компаниянең иң өстенлекле бурычларының берсе булып клиентларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү тора, шуңа күрә, "Татэнергосбыт" АҖ булган сервисларын үстерергә һәм яңаларын кертергә омтыла. Кулланучылар уңайлыгы өчен компания юридик затларга җайлылык максатыннан электр энергиясе бәясенең электрон хисаплау ысулын эшләтеп җибәргән. Сервис "Татэнергосбыт" АҖ рәсми сайтында эшли. Калькулятор ярдәмендә юридик затлар үзләренең электр энергиясе чыгымнарын киметү мөмкинлекләрен бәяли алалар.
Шуның белән бергән "шәхси бүлмәнең" интерфейсы да яңартылган. Сервисны яхшырту 2016 елда рәсми сайтта әлеге хезмәттән файдаланучыларның санын 3,3 тапкыр арттырган, ә бу 121 меңнән артык кулланучы дигән сүз.
Утырыш барышында аерым игътибар Татарстан Республикасын җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның алда булачак үзгәрешләргә әзерлегенә бирелде. Әйтик, 2017 елның 1 июленнән Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан сатучы компанияләрне лицензияләү кертеләчәк. Лицензия алу өчен кайбер таләпләргә туры килү кирәк, шул исәптән, "Татэнергосбыт" АҖ нормативларына туры килүче гарантияле сатучыларның финанс торышы күрсәткечләрен үтәү мәҗбүр булачак.
Шулай ук, гарантияле сатучыларны "эталон сату", яисә аналогларны чагыштыру ысулы белән сату өстәмәләре кертүгә күчү көтә. Яңа ысул тарифларны кулдан җайга салудан арынуны, керем һәм чыгымнарны унификацияләүгә күчүне күздә тота.
Алдагы үзгәрешләргә әзерлек максатыннан Җәмгыять тарафыннан чыгымнарны оптимальләштерү буенча шактый эш башкарылган, бу үз кулланучылары өчен һәм 2017 елда Россиянең башка гарантияле сатучылары арасында түбән сату өстәмәләрен саклап калырга мөмкинлек биргән.
Директорлар Советы "Татэнергосбыт" АҖ 2017 елга якынча бюджетын раслады, компания җитәкчелеге карарларын куәтләде, эшчәнлегендә һәм гарантияле сатучылыкны үстерүдә уңышлар теләде.
ТР Президенты Матбугат хезмәте һәм "Татэнергосбыт"АҖ материаллары кулланылды.