Мәскәүдә Чехия Илчелегендә Татарстан сәнәгый, инвестиция һәм туристлык потенциалын тәкъдир итү

2016 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 24 ноябрендә Чехия Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелегендә Чехия эшлекле даирә вәкилләре өчен Татарстанның сәнәгый, инвестиция һәм туристлык потенциалын тәкъдир итү булды.

Чарада Россия Федерациясендә Чехия Республикасының Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Владимир Ремек, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Тулы Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, ТР туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов, Татарстан предприятиеләре вәкилләре һәм Чехиянең 24 компаниясе катнашты.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның презентациядә катнашучыларга һәм аны оештыручыларга сәламләү хатын укыды.

Татарстан презентациясендә катнашучылар алдында чыгыш ясап ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов Чехия Татарстан Республикасының төп эшлекле партнеры булуын ассызыклады.

Ул 2016 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан делегациясенең Чехиягә узган визитын һәм Татарстан Республикасына Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашекның килүен искә төшерде. Прагада Чехия һәм Татарстан арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне  координацияләү буенча Уртак эшче төркем утырышы узды. Татарстан делегациясе Брно шәһәрендә Халыкара машина төзелеше күргәзмәсендә катнашты, Чехия компанияләре Казанда "Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар" күргәзмәсендә катнаштылар. Czech Airlines Авиакомпаниясе Казан — Прага турыдан-туры рейсын гамәлгә ашыра. Чехиядә Татарстан Республикасының сәүдә-икътисади вәкиллеге эшли.

Алберт Кәримов Татарстан һәм Чехия арасында үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтү өчен потенциал җитәрлек. Ул Татарстан Республикасының сәнәгый һәм инвестицион потенциалын тасвирлады һәм икеяклы хезмәттәшлекнең төп перспектив юнәлешләренә тукталды.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Татарстан социаль-икътисадый үсешнең төп күрсәткечләре буенча Россия лидер регионнарының беренче унлыгына керә. Россия Федерациясе икътисадында  Татарстан Республикасы сәнәгый җитештерү һәм инвестицияләрне җәлеп итү буенча 5 нче урынны алып тора, авыл хуҗалыгы буенча 2 урында.

Алберт Кәримов билгеләп үткәнчә, Татарстанда Россиядәге гомуми күләмнән этилен полимерлары һәм сополимерларының яртысы, синтетик каучукның өчтән бер өлеше, автомобиль шиннарының чиреге, йөк машиналарының чиреге җитештерелә. Ул Татарстанның сәнәгый потенциалын тәкъдир итү барышында республиканың алдынгы нефть, газ, химия, машина төзелеше комплексы предприятиеләрен тасвирлады һәм алар тарафыннан тормышка ашырыла торган инвестицион проектларга да тукталды ("Татнефть", "ТАНЕКО", "ТАИФ", "Тахимфармпрепаратлар", "КАМАЗ", "Форд Соллерс", "Казан вертолет заводы", "С.П.Горбунов исемендәге КАЗ - "Туполев" ГАҖ филиалы", Яшел Үзән суднолар төзү заводы, Горький исемендәге Яшел Үзән заводы", "ПОЗИС" һәм башкалар).

Уртак Татарстан-Чехия проектлары арасында Алберт Кәримов “Казан вертолет заводы” ГАҖ белән «Велка Битеж» заводы хезмәттәшлеген атады. 2016 елның апрелендә М.П.Симонов исемендәге "Тәҗрибә-конструкторлык бюросы” Фәнни-җитештерү берләшмәсе АҖ җитештерү егәрлекләрендә вак үлчәмле газ турбинлы двигательләр җитештерүне локальләштерү өлешендә М.П.Симонов исемендәге "Тәҗрибә-конструкторлык бюросы” Фәнни-җитештерү берләшмәсе АҖ һәм “Велка Битеш” АҖ арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланган. Агымдагы елның август аенда FAVEA халыкара инжиниринг компаниясе белгечләре Казанда "Татхимфармпрепаратлар" АҖ җитештерү мәйданчыгында мазь һәм гель җитештерүче цехта монтажлау һәм көйләп җибәрү эшләрен тәмамлаган. "Югострой" Чехия концерны тарафыннан автомобиль һәм юл-төзелеше мобиль техникасы өчен җайланма җитештерүне Татарстанда урнаштыру проектын тормышка ашыру буенча эш алып барыла. "Югострой" компаниясе "КАМАЗ" ГАҖ белән берлектә гидронасослар үзләштерү эшен дәвам итә.

Алберт Кәримов Чехиянең эшлекле даирә вәкилләренә Татарстанда төзелгән "Алабуга" һәм "Иннополис" махсус икътисади зоналар турында һәм махсус икътисади зонадагы резидент компанияләргә бирелә торган өстенлекләр хакында мәгълүмат бирде. Ул хәбәр иткәнчә, "Алабуга" МИЗ 53 резидент теркәлгән, автомобиль төзелеше, приборлар төзү, нефть химиясе продукциясе җитештерү, төзелеш материаллары җитештерү өлкәсендә проектлар гамәлгә ашырыла.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан белән Чехиянең сәүдә-икътисади, инвестицион һәм фәнни-техник хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләре арасында машина төзелеше өлкәсендә кооперация элемтәләрен, автомобиль төзелеше һәм нефть химиясе; сәламәтлек саклау, медицина продукциясен җитештерү һәм фармацевтика препаратларын җитештерү, шулай ук, уртак эшләнмәләр булдыру һәм белем бирү проектларын билгеләп үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International