2016 елның 19 ноябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге, Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе вәкилләре, ТР Кайбыч һәм югары Ослан муниципаль районнары башкарма комитеты башлыклары Казанның Яңа Савин районында оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булдылар. (Ямашев проспекты, 71а).
Әлеге мәйданчыкта ТР Кайбыч һәм югары Ослан муниципаль районнары предприятиеләре һәм республиканың башка агросәнәгать комплексы оешмалары үз продукциясен сата.
Татарстан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре тарафыннан ярминкәгә 6,6 млн. сумлык продукция куелган.