2016 елның 18 ноябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Казан төгәл машиналар төзү заводы (КЗТМ) җитәкчеләрен, хезмәткәрләрен һәм ветераннарын заводның 75 еллыгы белән котлады.
Тантаналы чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе «Точмаш» заводының Бөек Ватан сугышы елларында фронт ихтыяҗларына эшләвен һәм Бөек Җиңүгә керткән әһәмиятле өлешен ассызыклады. 1960 елларда заводның хезмәт коллективы эштә яңа юнәлеш үсешенә башлангыч биргән радиоэлектроника, оптика һәм җылылык техникасына нигезләнгән җайланмалар җитештерүне үзләштерде. Завод хезмәттәге казанышлары өчен Хезмәт Кызыл Байрагы Ордены белән бүләкләнгән.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов билгеләгәнчә, авыр икътисади шартларда федераль үзәк ярдәме белән КЗТМны саклап калу мөмкин булды һәм бүген «Точмаш» заманча югары технологияле предприятие. Завод карамагында кирәкле мәйданнар, универсаль җиһазлар, квалификацияле кадрлар бар. Болар барысы да Россия оборона министрлыгы мәнфәгатьләре өчен фәнгә нигезләнгән продукцияне үзләштерү һәм күпләп җитештерүне көйләргә ярдәм итә.
Алберт Кәримов ассызыклаганча, предприятие үсеше нигезендә –җитештерүне модернизацияләү программасы ята, ул көндәшлеккә сәләтле продукция эшләп чыгаруны киңәйтүгә һәм яңа буын продукциясе җитештерү буенча югары технологияле үзәк булдыруга юнәлдерелгән.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов предприятие алдынгыларына ведомство бүләкләрен тапшырды.