Татарстан Президенты: Бүген Казан төгәл машиналар төзелеше заводы зур үсеш потенциалына ия

2016 елның 18 ноябре, җомга

2016 елның 18 ноябрендә Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясе  фәнни-техник советының Казан төгәл машиналар төзелеше заводына (КЗТМ) 75 ел тулуга багышланган утырышы булып узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясенең фәнни-техник советы Рәисе - РФ ХСК коллегиясе рәисе урынбасары Юрий Михайлов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, оборона –сәнәгать комплексы предприятие җитәкчеләре катнашты. 

Чара башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясенең фәнни-техник советы Рәисе - РФ ХСК коллегиясе рәисе урынбасары Юрий Михайлов һәм аларны озатып йөрүче затлар заводның җитештерү мәйданчыкларында булдылар. «КЗТМ» җитәкчелеге предприятиенең агымдагы эшчәнлеге, шулай ук, булган куәтләрне яңарту буенча чаралар комплексын тормышка ашыру турында сөйләде. 

Предприятиенең төп бүлекчәләрен караганнан соң кунаклар «Точмаш» заводының тарих музеена керделәр. Экспозициядә мәгълүмати стендлар, төрле документлар, фоторәсемнәр, бүләкләр һәм төрле елларда КЗТМ чыгарылган продукция үрнәкләре тәкъдим ителгән.   

РФ Хәрби-сәнәгать комиссиясе фәнни-техник советының утырышын ачып, Юрий Михайлов, Татарстан Республикасы – Россия оборона сәнәгате үзәкләренең берсе, дип билгеләп үтте.

«Республикада төрле юнәлештәге заводлар урнашкан: сугышчан припаслар җитештерү, авиация эшләнмәләре, машина төзелеше. ОСК күзлегеннән бу куәтле регион», - дип ассызыклады ХСК фәнни-техник советы Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында әлеге чараны уздыру урыны итеп Татарстан башкаласын, нәкъ менә Казан заводын сайлаулары өчен оештыручыларга рәхмәтен белдерде.  

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, федераль үзәк ярдәме белән КЗТМны саклап калып булды. «Бүген бу предприятиенең  перспективасы гаять зур. Әлеге завод чыгара торган продукция бөтен илебезгә кирәкле, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Аны техник яктан яңадан коралландыру һәм реконструкцияләү өчен бик зур инвестицияләр кулланылды. Утырыш башланганчы без цехларда булдык һәм техника торышы буенча, хезмәткәрләрнең кәефләре буенча  вәзгыятьнең яхшы якка таба үзгәрүе күренә».

Оборона заказы – безнең күп кенә предприятиеләребез өчен тотрыклы эш чыганагы, дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. «Точмаш»та гына 850 чамасы кеше эшли. “Үткәрелгән яңарту һәм фәнни-тикшеренү үзәге булдыру завод конкурентлыкка каршы сәләтен арттыра”,- дип саный Татарстан Президенты.   

Рустам Минниханов билгеләп үткәнчә, Совет чорыннан соң Татарстанда бер генә оборона заводы да ябылмады. «Иң катлаулы заманнарда да ил җитәкчелеге бу хәлләргә битараф калмады, республика белән бергә бу предприятиеләрнең киләчәк язмышын хәл итүдә катнашты», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Казан төгәл машиналар төзелеше заводы хезмәткәрләрен заводның 75 еллыгы белән котлады һәм предприятиенең алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

(ТР Президенты Матбугат үзәге материаллары файдаланылды)   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International