Красноярск икътисадый форумында махсус инвестиция контрактын төзүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2016 елның 20 феврале, шимбә
 

2016 елның 20 февралендә КИФ-2016 программасы кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов түгәрәк өстәл барышында "Яңа сәнәгать сәясәте контекстында махсус инвестиция контракты" дигән темага доклад  белән чыгыш ясады. 

Түгәрәк өстәл эшендә Россияннең сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Глеб Никитин, Сәнәгатьне үстерү фонды директоры Алексей Комиссаров, Россия регионнары җитәкчеләре (Краснояр, Пермь, Забайкаль крае, Омск, Тула, Ульян өлкәләре), илнең эре сәнәгать предприятияләре җитәкчеләре катнаштылар.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов, бугенге көндә Татарстан Республикасында сәнәгать сәясәте турындагы Канунның проекты эшләнде, диде. Татарстан исеменнән махсус инвестиция контрактын төзү тәртипләре канун проекты тарафыннан раслана.

Алберт Кәримов сүзләренчә, "әлеге ярдәм институтының хәрәкәт механизмы Татарстанның инвестиция эшчәнлеге турындагы кануны нигезендәге инвестиция килешүләрен төзү механизмы белән охшаш.

Татарстанда 1999 елдан бирле Татарстан Республикасы һәм инвестор арасындагы килешү нигезендә инвестиция проектларын тормышка ашыруда җитәрлек тәҗрибә тупланган. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ел саен әлеге тармакны юнәткән министрлыклардан кергән тәкъдимнәрне исәпкә аларак Инвестиция меморандумын раслый, анда икътисадның өстенлекле тармакларындагы проектлар исемлеге бар.

Мондый проектларны тормышка ашыручы инвестиция эшчәнлекле субъектларга билгеле таләпләрне үтәгәндә исәпләнгән проектның үз хакын кайтару вакытына салым ташламалары бирелә, гомуми тәртипләр буенча-инвестицияләр башлану вакытыннан алып 7 елдан да артыкка түгел,  машина төзү проектлары өчен исә 13 ел. Мөлкәткә салым 2,2% тан 0,1% ка кими, ташлама 2,1 % тәшкил итә. Республика бюджетына керә торган табышка салым 18% тан 13,5% ка кими, ташлама 4,5% тәшкил итә.

2016 елның 1 гыйнварына  инвестиция проектлары буенча салым ташламаларының гомуми суммасы якынча 9,6 млрд сум тәшкил иткән (шул исәптән, 2015 елда - 0,8 млрд сум). Республика бюджетына салым күчерүләре  якынча 13 млрд сум тәшкил иткән ( шул исәптән, 2015 елда -1,4 млрд сум). 15 мең яңа эш урыны барлыкка китерелгән (шул исәптән, 2015 елда  якынча 1 мең урын). Проектлар кысаларында җәлеп ителгән инвестицияләрнең күләме 440 млрд сум тәшкил иткән (шул исәптән, 2015 елда -30 млрд сум).

Татарстанда тиешле килешү нигезендә эшләп килүче инвестиция проектларын гамәлгә ашыру асылда махсус инвестиция контракты механизмына туры килә. Тик, дәүләт ярдәме чаралары регион дәрәҗәсендә хәзерге көндә куелган федераль нормаларга караганда сизелерлек, дип билгеләп үтте министрлык җитәкчесе.

Алберт Кәримов фикеренчә, "2015 елның 3 декабрендә Россия Президентының Федераль Җыелышка Юлламасында яңгыраган чаралар кызыксыну уята. Оешмалар табышына салым ставкасын нольга калдыру, тизләтелгән  амортизация куллану һәм дәүләт заказында катнашу мөмкинлеге предприятиеләр өчен махсус инвестиция контрактын төзеп инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда зур этәргеч булып торыр иде.

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, түгәрәк өстәлдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: "Россиядә өстенлекле социаль-экономик үсешле территорияләр һәм махсус икътисадый зона кысаларында тәкъдим ителгән чараларны тормышка ашыру практикасы бар.  Бу уңайдан махсус инвестиция контрактын төзүчеләрне шундый зоналы һәм территорияле резидентлар рәтенә кертү мөмкинлеген карау максатка яраклыдыр", - дип билгеләп үтте.

Үз чыгышында Алберт Кәримов, махсус инвестиция контрактларын төзүдә барлыкка киләчәк актуаль сораулар, потенциаль инвесторлар өчен дәүләт ярдәменең яңа формасы җәлеп итә торган һәм кирәкле булуга китерәчәк, дип ассызыклады.

Мәгълүмат "Татар-информ" МА сайтында бастырылган: www.tatar-inform.ru/news/2016/02/20/492509/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International