2016 елның 3 февралендә "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәге территориясендә TIAF Халыкара автомобиль төзелеше форумын ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан транспорт һәм махсус машина төзелеше Департаменты директоры Александр Наумов, Европа бизнесы Ассоциациясе генераль директоры Франк Шауфф, Россия һәм Татарстан автомобиль төзелеше предприятияләре ("КАМАЗ", ЕлАз", "АВТОВАЗ", "FordSollers", "PCMA RUS" һәм башкалар) җитәкчеләре, чит ил компанияләре вәкилләре, федераль һәм республика ведомстволарыннан, министрлыклардан хезмәткәрләр катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: "Әлеге Форум икенче тапкыр уза һәм европа, россия җитештерүчеләренең казанышларын берләштерүче менә дигән мәйданчык,"- дип билгеләп үтте.
Хәзерге шартларда автомобиль тармагы үсеше тиз карарлар таләп итә, бигрәк тә импортны алыштыру һәм җитештерүне локальләштерү өлкәсендә,-диде Рөстәм Миңнеханов. "Минем фикеремчә, европа коллегаларыбыз яңа базарларга мохтаҗ, шуларның берсе-Татарстан. Мин чын күңелдән форумны оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдерәм. Мин ышанам: "Бүген без дөньякүләм автомобиль төзелешендәге яңа казанышлар һәм алымнар белән танышырбыз",-дип мөрәҗәгать итте Президент җыелучыларга.
Форум кысаларында "кузов ремонты", "автомобиль ремонты" компетенцияләре буенча "WorldSkills Russia" эшче һөнәрләр чемпионаты сайлап алу этабы үткәрелә. 2019 елда Казанда WorldSkills Competition дөнья чемпионаты узачак, дип искә төшерде Рөстәм Миңнеханов.
РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан транспорт һәм махсус машина төзелеше Департаменты директоры Александр Наумов: "Әлеге мәйданчык яңа файдалы элемтәләр табу өчен уңайлы бер форсат,"- дип билгеләп үтте. Ул форумда катнашучыларга нәтиҗәле эш теләде һәм илебез җитештерүчеләрен актив рәвештә чит ил партнерлары белән хезмәттәшлек итәргә чакырды.
Франк Шауфф, бу форумда катнашу Европа бизнесы Ассоциациясе өчен зур дәрәҗә, дип ассызыклады. "Татарстан- чит ил инвестицияләре һәм автомобиль төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлек итү өчен ачык регион"- дип билгеләп үтте ул.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм форумның хөрмәтле кунаклары күргәзмәне карадылар, күргәзмәдә автомобиль төзелеше өлкәсендә яңа казанышлар, шулай ук, яңа автокомпонентлар һәм чимал төрләре тәҡдим ителгән иде.
Форум программасы кысаларында "Россияда автомобиль индустриясе: тенденцияләр, фаразлар, перспективалар" пленар утырышы узды. ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов доклад белән чыгыш ясады.
Форум ачылышы турында мәгълүмат һәм фоторепортаж "Татар-информ" МА сайтында урнаштырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/02/03/490038