"ТАНЕКО" Акционерлык Җәмгыятенең хезмәт коллективы конференциясе узды

2016 елның 2 феврале, сишәмбе
 

2016 елның 2 февралендә "ТАНЕКО" Акционерлык Җәмгыятенең хезмәт коллективы конференциясе узды. Аның эшендә ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм ТР Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин катнаштылар.

ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов предприятие белән танышуны "ТАНЕКО" Акционерлык Җәмгыятенең Комплексын караудан башлады. Алберт Кәримов Комплексының нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводларының төзелеп ятучы объектлары, шул исәптән ЭЛОУ-АВТ-6 нефтен беренчел куу буенча икенче җайланма төзелеше барышы белән танышты. 2017 ел ахырында объектта эшләрне тәмамлау ТАНЕКОда нефть эшкәртү күләмен елына 14 миллион тоннага җиткерергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай итеп, тулаем алганда республика буенча ел саен  якынча 23 миллион тонна нефть эшкәртеләчәк.

"ТАНЕКО" нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводларының Комплексы тарафыннан 2015 елда — 9,3 млн. тонна чимал эшкәртелгән, шул исәптән, 8,6 млн. тонна нефть чималы. 8,9 млн. тонна житештерелгән, шул исәптән, 1,4 млн. тонна "ЕВРО-5" дизель ягулыгы чыгарылган (әлеге продуктТатарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсы лауреаты булды һәм Россиянең иң яхшы 100 товары санына керде).

ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ассызыклаганча, әлеге проект импортны алыштыру индустриализациясе  стратегиясенең (үсешенең) бер мисалы булып тора. Республика икътисады өчен мөһим булган бу проектны тормышка ашыру нефть эшкәртү тирәнлеген 95 процентка җиткерергә һәм кара нефть продуктлары чыгаруны бетерергә  мөмкинлек бирәчәк.

Конференция барышында предприятиенең 2015 елгы күмәк килешү нәтиҗәләре тикшерелде, яңа күмәк килешү имзаланды.

Конференция ахырында предприятие эшчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International