«ТАИФ –НК» ААҖ хезмәт коллективы конференциясе узды

2016 елның 2 феврале, сишәмбе
 

2016 елның 2 февралендә ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "ТАИФ-НК" ААҖ хезмәт коллективы конференциясендә катнашты. Узган конференция барышында катнашучылар компаниянең 2015 ел өчен коллектив килешүенең үтәлеше турында фикер алыштылар һәм яңа документ имзаладылар.

Конференция башланыр алдыннан ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов авыр нефть калдыкларын тирән эшкәртү комплексы (КГПТО) төзелеш мәйданчыгында булды, анда предприятие җитәкчесе төзелеш-монтаж эшләре барышы белән таныштырды. Алберт Кәримов шулай ук нефть эшкәртү һәм бензин заводында булды.

Узган ел "ТАИФ-НК" җитештерү егәрлекләрендә рекордлы сан -8,4 млн.  нефть-газ чималы  эшкәртелгән. Җитештерү егәрлекләре 101,1% ка йөкләндерелде. Мондый күрсәткечләргә чимал эшкәртү күләме буенча, шул исәптән заводларда капиталь ремонт вакытын кыскарту хисабына ирешә алды.

Компания 143 млрд. сумлык 8,2 млн. тонна товар продукциясе җитештерде. "ТАИФ-НК" компаниясенең 57% артык продукциясе экспортка сатылган. Барлык дәрәҗәдәге бюджетларга якынча 30 млрд. сум түләнгән, шул исәптән республика бюджетына якынча 3 миллиард сум.

ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ТАИФ-НК" хезмәт коллективының ел эшчәнлеген тасвирлаганда авыр нефть калдыкларын тирән эшкәртү комплексы (КГПТО) Татарстан икътисадының төп объектларының берсе  дип атады. Ул, аның төзелеше белән бәйле барлык эшләрне компания вакытында тәмамлар, дигән ышаныч белдерде.

Конференциядә катнашучыларга "ТАИФ-НК" ААҖ 2015 ел күмәк килешүeнең үтәлү нәтиҗәләре һәм яңа күмәк килешү проекты тәкъдим ителде. Конференциядә катнашучылар хәл итүе буенча 2015 ел күмәк килешүe тулысынча үтәлгән дип кабул ителде. Күмәк килешүне компаниянең җитәкчелеге һәм хезмәт коллективы советы өч елга имзалады.

 Конференция ахырында компаниянең хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International