Казанда ТИАФ Халыкара автомобиль төзелеше форумы узачак

2016 елның 2 феврале, сишәмбе
 

2016 елның 3-5 февраль көннәрендә "Казан ярминкәсе" территориясендә TIAF   supported  by Automechanika Халыкара автомобиль төзелеше форумы үткәрелә.

3 февраль көнне Форумны тантаналы ачуда һәм Форум эше барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы көтелә.  

Форумны оештыручылар- Европа бизнесы Ассоциациясе, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, "Казан ярминкәсе" ААҖ, "Мессе Франкфурт ГМбх" россия бүлекчәсе.

ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов: "Әлеге тармак авыр хәлдә булуына карамастан, Татарстан автомобиль төзелеше предприятияләре автокомпонентлар җитештерүчеләр белән элемтәләрне тирәнәйтә, халыкара һәм регионара хезмәттәшлекне ныгыталар"-дип билгеләп үтте. "Форумның максаты- автомобиль төзелеше үсешенә ярдәм итү, Идел буе төбәге һәм Татарстанда автокомпонентлар җитештерүне локализацияләү, автомобиль сәнәгатенә инновацион эшләнмәләр җәлеп итү, шулай ук, Россия, Европа һәм Азиянең әйдәп баручы автомобиль төзелеше компанияләре белән Идел буе предприятияләре арасында хезмәттәшлекне киңәйтү"-дип ассызыклады министр.

Форумның эшлекле программасы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында "Россияда автомобиль индустриясе: тенденцияләр, фаразлар, перспективалар" пленар утырышы, "Экспорт-автомобиль сәнәгатен коткарумы?", "Импортны алыштыру -сәнәгатькә дәүләт ярдәменең яңа формалары" тематик сессияләр, Россия һәм Татарстан территориясендә урнашкан ("КАМАЗ", ЕлАз", "АВТОВАЗ", "FordSollers", "PCMA RUS" һәм башкалар) әйдәп баручы автомобиль төзелеше предприятияләре сатып алу буенча җитәкчеләре катнашында "түгәрәк өстәлләр" һәм адреслы очрашулар узачак.        

ТИАФ Халыкара автомобиль төзелеше форумы программасында күргәзмә бар, анда автоконцерннарга тәкъдим итү өчен, автоҗитештерүчеләр автомобиль төзелеше өлкәсендәге алдынгы казанышларын, автокомпонент һәм чимал белән тәэмин итүчеләр продукция үрнәкләрен күрсәтәчәкләр.

"Кузов ремонты", "автомобиль ремонты" компетенцияләре буенча "World Skills Russia" эшче һөнәрләр чемпионаты сайлап алу этабы да узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International