КМПОда һөнәри осталык бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе
2015 елның 21 гынварында «КМПО»да һөнәри осталык буенча бәйге үткәрелде. Бәйгедә яшь токчылар, слесарьләр, технологлар һәм конструкторлар катнашты. Цехлардан, кострукторлык һәм технология бүлекләреннән, инструменталь җитештерүдән, энергия хуҗалыгы, шулай ук Казан машина төзелеше техникумы һәм «КМПО» - ЗМЗ ААҖ филиалыннан барлыгы 60 кеше катнашты.
Бәйгенең максаты – яшь эшчеләрнең һәм белгечләрнең һөнәри әзерлеген күтәрү, шулай ук машина төзелеше төп белгечлекләренең престижын үстерүгә ярдәм итү.
Бәйгедә катнашучылар практик һәм теоретик биремнәр эшләүдә үзләрен сынадылар.
Бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшылары булып түбәндәгеләр билгеләнде: слесарь (югары төркем) И.Биктудин, слесарь (кече төркем) Л.Рыжков, токарь (югары төркем) А.Лотфуллин, токарь (кече төркем) А.Ферапонтов, технолог А.Усманова, конструктор А.Анохина.
Шулай ук һөнәри осталык бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International