"ДАКАР-2015" раллиенда җиңү белән котлау!

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов  “КАМАЗ” ААҖ җитәкчелеген, “Камаз–мастер” командасы җитәкчелеген һәм пилотларны  «Дакар-2015» раллиенда җиңүләре белән котлады:

“Без престижлы халыкара раллида Россиянең йөк автомобильләренең өстенлеген күрсәтүче  “Камаз–мастер” легендар командасы белән без горурланабыз. Татарстанда “Дакар” супермарафонда булган драматик этапларны,  команданың үзара ярдәмчелеген күзәтеп тордык. «КАМАЗ-Мастер» экипажлары “Дакар” раллиенда барлык югары урыннарын яуладылар. Бу җиңү – спортчыларның, беглечләрнең, команда җитәкчелегенең һәм “КАМАЗ” ААҖ югары профессиональ  һәм уртак эшчәнлегенең күрсәткече. Сезгә исәнлек, спорт уңышлары, планнарыгызның тормышка ашуын һәм яңа җиңүләр телим!”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International