Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сәүдә челтәрләрендә җирле товарлар өлешен арттыру өчен Тәэминатчылар көннәрен үткәрүне дәвам итә

2026 елның 20 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында республика җитештерүчеләре өчен «Бәхетле» ваклап сату челтәренең сәүдә-сатып алу сессиясе узды. Чарада Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Надир Закиров, «ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге рәисенең беренче урынбасары Артур Николаев, «Бәхетле», ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты вәкилләре, 75 тән артык җитештерүче һәм башкалар катнашты.

Надир Закиров билгеләп үткәнчә, компаниянең Россиянең дүрт шәһәрендә 15 кибете, шулай ук үз производствосы бар. «Бәхетле» республиканың 18 районында 184 мең баланы, шулай ук кунакларны, Татарстанның зур массакүләм чараларында катнашучыларны ашата. Моннан тыш, индустриаль туклануны үстерә. Партнерлар арасында – СИБУР (Түбән Кама нефтехим, Казаноргсинтез), Татнефть, «Алабуга» МИЗ предприятиеләре.

«Компания ел саен 27 мең тоннадан артык җирле авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртә һәм сата. «Бәхетле» X5, ВкусВилл, Яндекс Лавка һәм Магнит белән эшли. Шуңа күрә Тәэминатчы көне – федераль һәм халыкара дәрәҗәгә чыгу мөмкинлеге».

Чарада «Бәхетле» вәкилләре тәэмин итүчеләргә куела торган төп таләпләр һәм үзара файдалы хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләделәр. Шулай ук Татарстан компанияләре үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.

Моннан тыш, ТР мөселманнары Диния нәзарәте дини оешмасы үзәге рәисе Аббас Шляпошников «Хәләл» стандарты буенча комитетның төп өстенлекләре турында сөйләде.

Эре челтәрләр һәм маркетплейслар сертификацияләүнең яңа кагыйдәләренә күчү процессында тәэмин итүчеләрдән аккредитацияләнгән органнардан сертификатлар сорый. Аның сүзләренчә, сертификат булу – продукциянең озак вакытка килештерүләрсез киштәләргә тоткарлыксыз керү мөмкинлеге ул. Тикшерү вакытында идарә белгечләре нәкъ менә аккредитацияләнгән органнардан хәләллекне раслауны сорый. Комитет сертификаты – продукциянең хәләллеген сорауга рәсми документ, гарантия һәм яклау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International