«Елның яшь сәнәгатьчесе» V Бөтенроссия премиясен оештыручылар финалга чыккан 200 иң яхшы яшь сәнәгатьчене игълан итте.
Татарстаннан «Смарткем» генераль директоры Роза Астафьева, «СтройКонтроль» генераль директоры Дмитрий Батаев, «Выбор-Поволжье» җитәкчесе Алексей Бирих, «НПП БМТ» милекчесе Илдар Валышин, «АрсеналГидро» директоры Алсу Зәйнуллина, «НИТЕОС» генераль директоры Антон Калугин, «Великан» директоры Мансур Нуриев, «Контакт» милекчесе Анна Рябова, «Икран» дәүләт инвестицияләре юнәлеше җитәкчесе Светлана Торцева, «Ферриватт» җитештерү буенча директор Дмитрий Райков узды.
Барлык финалистларның гаризаларын жюрига тапшырачаклар, анда хакимият органнары, эшлекле бергәлекләр һәм үсеш институтлары җитәкчеләре керә. Алар иң көчлеләрне билгеләячәк. ТОП-10 исемлегендәгеләрне, 1, 2 һәм 3 урыннарны, шулай ук махсус минацияләр җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 7 июльдә Екатеринбургта «ИННОПРОМ» күргәзмәсендә узачак.
Җиңү телибез!