Татарстанда 500 кВ кадәр югары вольтлы җайланмалар өчен яңа сынау үзәге эшенә старт бирелде

2026 елның 16 мае, шимбә

Объект Зеленодольскта «Искра-Волга» фәнни-тикшеренү сынау үзәге мәйданчыгында ачылды.

Тантаналы чарада Россия энергетика министры Сергей Цивилев, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев һәм башкалар катнашты.

«Үзәк сынауларны тиз уздырырга һәм фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләрен сәнәгать производствосына чыгарырга мөмкинлек бирә. Бу процесс монда минимумга кадәр кыскартылган. Шуңа күрә биредә җитештерелә торган продукция, һичшиксез, икътисадый яктан нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле булачак һәм Россия Федерациясе территориясендә зур ихтыяҗ белән файдаланачак», - дип ассызыклады Сергей Цивилев.

Ул билгеләп үткәнчә, җитештерү мәйданчыгы дөньяның барлык эре җитештерүчеләре белән көндәшлек итә ала, ә күп кенә позицияләр буенча аларны узып та китәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International