Алар «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVII халыкара икътисадый форумында катнашу өчен килгәннәр.
Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Мали Республикасы икътисад һәм финанслар министры Сану Алуссени, МР транспорт һәм инфраструктура министры Дембеле Сиссоко Мадина, МР югары белем һәм фәнни тикшеренүләр министры Кансай Бурем, МР тау чыгару сәнәгате министры Кейта Амаду, МР энергетика һәм су ресурслары министры Траоре Тьемоко, МР сәнәгать һәм сәүдә министры Диалло Мусса Алассан, коммуникацияләр, МР цифрлы икътисад һәм дәүләт идарәсен модернизацияләү министры Аг Ильен Альхамду, МР дин эшләре, мәдәният һәм гореф-гадәтләр министры Коне Махамаду белән очрашты.
Моннан тыш, Илкүләм партия Вице-президенты һәм Бангладеш Халык Республикасы парламенты әгъзасы Альтаф Хоссейн Чоудхури әфәнде белән очрашу булды.
Олег Коробченко сәнәгать потенциалы турында сөйләде, шулай ук яклар хезмәттәшлекне алга таба үстерү турында да фикер алыштылар.
Мондый очрашулар «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.