Казанда Мисыр белән сәнәгать һәм сәүдә хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар

2026 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары – статс-секретарь Роман Чекушовның Мисыр Гарәп Республикасы сәнәгать министры Халед Хашем белән очрашуы булды. Анда Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм республика компанияләре вәкилләре катнашты.

Яклар хезмәттәшлекне алга таба үстерү турында фикер алыштылар. Россия һәм Мисырның сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләре тотрыклы үсә – 2020 елдан товар әйләнеше эзлекле үсеш күрсәтә.

Россия сәнәгать зонасын төзү проекты Россия-Мисыр хезмәттәшлеге өчен стратегик проект булып кала. Очрашуда яклар әлеге проектны гамәлгә ашыру модельләрен карадылар һәм сәнәгать кооперациясен үстерү өчен өстенлекле тармаклар турында фикер алыштылар. Аларга, мәсәлән, фармацевтика тармагы, медицина җиһазлары, автомобильләр, авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү һ.б. керә.

Моннан тыш, «Химград» технополисы һәм «Мастер» КИП вәкилләре чит илләрдә кластерлы сәнәгать инфраструктурасын оештыру һәм идарә итү өлкәсендә үз компетенцияләре турында сөйләделәр. Бу тәҗрибә алга таба Мисырда уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен кулланылырга мөмкин, шул исәптән РПЗ кысаларында да.

Делегация шулай ук «Алабуга» МИЗ, КАМАЗ һәм «Мастер» КИП мәйданчыкларында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International