Ул 13 майдан 17 майга кадәр 8:00 дән 19:00 гә кадәр «Казан» агросәнәгать паркында эшләячәк. Биредә ислам дөньясының алдынгы җитештерүче компанияләреннән азык-төлек, кием-салым, аксессуарлар, косметика һәм башка товарлар сатып алырга мөмкин булачак. Быел чарада Россиянең 11 төбәгеннән һәм 9 чит илдән 100 компания катнаша.
Тантаналы ачылышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Надыйр Закиров һәм башкалар катнашты. Бу «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVII халыкара икътисадый форумы кысаларындагы беренче рәсми чара.
Бүген Татарстанда «хәләл» стандарты буенча 150дән артык азык-төлек товарлары җитештерүче исәпләнә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, экспорт та үсә – узган ел республикадан хәләл продукция китерү күләме 45 млн.долларга җиткән, бу 2024 ел күрсәткеченнән өч тапкыр артык. Быел да уңай динамика саклана.