Бүгенге көндә республиканың 100 дән артык предприятиесенең Газпром белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар. 2025 елда Татарстан компанияләре Россия энергокомпаниясенә 10 млрд.сумга якын продукция җиткереп, хезмәт күрсәткән (алдагы елга карата үсеш – 4 млрд.сумга якын).
Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин билгеләп үткәнчә, Газпромның партнерлары булып КМПО (газ суырту агрегатлары, автомат газ бүлү станцияләре, газ турбиналы двигательләр), Казанкомпрессормаш (компрессор җайланмалары), КАМАЗ (автомобиль һәм махсус техника), РариТЭК Холдинг (махсус техника, запас частьләр) һәм башкалар тора.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында «Газпром» ГАҖ идарәсе башлыгы Григорий Куропаткин катнашындагы киңәшмәдә предприятиеләр хезмәттәшлекне киңәйтергә тәкъдим иттеләр. Импортны алмаштыра торган югары технологияле продукция турында БМЗ, КМПО, «НТЭС» ФҖБ, «Прометей-Т» компаниясе, «Пыяла-пластик торбалар заводы» ФҖП, Газ турбинасы җиһазлары заводы вәкилләре һәм Татарстанның сәнәгать кластеры идарәсе рәисе Сергей Майоров сөйләде.
Предприятиеләрнең тәкъдимнәре Газпром объектларында гамәлгә кертү өчен өйрәнеләчәк.