Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татнефтехиминвест-холдингның Директорлар советы утырышы узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
Катнашучылар энергетика, ИТ һәм төзелеш өлкәсендәге инновацион проектларны карадылар.
«Лиотех» компаниясе (литий-ион һәм литий-тимер-фосфат аккумуляторлар һәм энергия туплау системалары җитештерү) генераль директоры Валерий Ярмощук энергия туплау системалары өлкәсендәге чишелешләр, шул исәптән контейнер һәм мобиль тупланмалар, автоном гибрид энергия җайланмалары, өзлексез туклану чыганаклары, батарея модульләре һәм махсуслаштырылган аккумуляторлар турында сөйләде.
Бөек Петрның Санкт-Петербург политехник университеты, «Стратегическое партнерство» компаниясе белән берлектә, WAAM методы белән металл 3D-басма технологиясен тәкъдим итте – 3D-модель геометриясе буенча материалны катламлап өстәүгә нигезләнгән электродугалы үстерү. Әлеге чишелеш җитештерүне тизләтергә, нәтиҗәлелекне арттырырга, чыгарыла торган продукциянең сыйфатын яхшыртырга, чит ил эшләнмәләрен һәм компонентларын үзебезнең аналоглар белән алмаштырырга мөмкинлек бирә.
Төзелеш проектлары өчен төгәл мәгълүматлар экосистемасының өстенлекләре турында «Тангл» (Екатеринбург) генераль директоры Андрей Белькевич сөйләде. Ул проект документациясе мәгълүматларын, күләм исәпләмәләрен берләштерүче һәм автомат рәвештә тайпылышларны ачыклап, актуаль смета мәгълүматын формалаштыручы цифрлы платформаны тәкъдир итте.
ТР Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина нефть-газ химиясен республика халыкара форумнарының төп темаларының берсе буларак тәкъдим итте. 2026 елда профильле нефть-газ химиясе тематикасы «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумының, «Ростки: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» форумының һәм «TIME: Россия - Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» бизнес-форумының эш программасы турында белдерелде. KazanForumда хакимият органнары, тармак компанияләре һәм үсеш институтлары вәкилләре катнашында «Россия һәм ИХО илләренең нефть-газ химиясе: гомуми чакырулар, нәтиҗәләр, мөмкинлекләр» панель сессиясе планлаштырылган.
Тулырак – сайтта.