ТР Хөкүмәте Йортында ТР Рәисе каршындагы Мәгариф һәм фән советы утырышы узды. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
«Алдынгы сәнәгать предприятиеләре тарафыннан фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләренә озак сроклы квалификацияле заказ формалаштыру турында» доклад белән Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко чыгыш ясады.
Ул билгеләп үткәнчә, алдынгы илләрдә НИОКР финанслауның агымдагы дәрәҗәсе эчке тулаем продуктның 3-5% өлешен тәшкил итә. Россиядә бу күрсәткеч – 1%, ә Татарстанда – 1,2%.
Министр НИОКР финанслауның җитәрлек булмавының төп сәбәпләрен атады – идеядән һәм тәҗрибә үрнәгеннән озак цикл, инжиниринг кадрларына кытлык, НИОКР үткәрүгә акча булмау һәм чыгымнарны аклауның озак срогы, вузлар һәм производство арасындагы аерма, субсидияләрне рәсмиләштерүнең катлаулылыгы һәм башкалар.
Шул ук вакытта Татарстан фәнни тикшеренүләргә һәм эшләнмәләргә чыгымнарны арттырган. Татарстан Республикасы сәнәгатендә НИОКР чыгымнар 2024 елда 28,4 млрд.сумга җиткән.
Министр берничә уңышлы мисал китерде. Мәсәлән, Казанкомпрессормаш эре тонналы СПГ компрессор агрегатлары өчен комплекс төзегән. НИОКРга инвестицияләр 1,9 млрд.сум тәшкил иткән. «КЭР Холдинг» ИК «Электр энергетикасында яңа җиһазлар һәм технологияләр» федераль проекты кысаларында 600 млн.сумлык грант акчасына «Яңа атом һәм энергетика технологияләре» технологик лидерлык илкүләм проекты кысаларында газ турбиналы двигательләрнең критик әһәмиятле компонентларын җитештерә. КНИТУ-КАИ сәнәгать партнерлары белән бергә аддитив технологияләр өлкәсендә ике проектны гамәлгә ашыра.
Порошоклы материалларның сыйфатын яхшырту өчен җайланманың тәҗрибә үрнәге булдырылган инде. 144 млн.сум җәлеп ителгән.
Олег Коробченко шулай ук Россия Президентының тикшеренүләр һәм эшләнмәләргә чыгымнарны 2030 елга эчке тулаем продуктның кимендә 2% кадәр арттыру бурычын куйганын искә төшерде.
Озак вакытка тотрыклы заказ бирү өчен компанияләргә НИОКР уздыру өчен шартлар тудырырга кирәк. Предприятиеләргә югары уку йортларына, фәнни учреждениеләргә өч елга техник биремнәр һәм заказлар формалаштырырга кирәк.
Шулай ук инжиниринг буенча белгечләрне алдан әзерләүне тәэмин итү мөһим.