Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Сәүдә вәкиле Андрей Терехин белән онлайн-очрашу узды. Анда Татарстанның 50дән артык предприятиесе катнашты.
Төп тезислар:
- Озак еллар дәвамында БГӘ – Якын Көнчыгыш илләре арасында Россиянең төп тышкы икътисадый партнеры.
- Агымдагы вәзгыятьтә логистик процесслар катлауланды, әмма БГӘ белән сәүдә-икътисадый эшчәнлек тулысынча туктатылмады, транспортлауның альтернатив маршрутлары бар.
- Россиядәге хәләл үзәкләр белән багланышлар яхшы җайга салынган.
- Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында – фармацевтика, IT-сектор, азык-төлек, нефть-газ җиһазлары.
- Медикаментларга ихтыяҗ зур, шул ук вакытта җирле базарда продукцияне теркәүнең эчке процедуралары бар, шуңа бәйле рәвештә GMP-лицензияләрне үзара тану буенча эш алып барыла, бу исә Россия фармпрепаратларының эмират базарына керүен сизелерлек җиңеләйтәчәк.
Сәүдә вәкиллегенең элемтәләре:
+971 (2) 556-57-91
abudhabi@minprom.gov.ru
t.me/rustradeuae
«Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» – «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә торган чараларның берсе.