Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Мисыр Гарәп Республикасы Президенты Әбделла Фәттах әс-Сиси белән очрашты. Очрашуда Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
Мисыр президенты сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгариф һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер булуын белдерде. Ул шулай ук Татарстанның Россиянең ислам дөньясы илләре белән мөнәсәбәтләрен үстерүгә керткән өлешен югары бәяләвен билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, 2020 елдан Татарстан белән Мисыр арасында товар әйләнеше 8,5 тапкырга арткан һәм узган ел 230 млн.долларга җиткән.
Тарихи яктан Мисыр белән республиканың берничә эре сәнәгать предприятиесе эшли. Шуңа да карамастан, номенклатураны киңәйтүгә зур кызыксыну бар. Аерым алганда, агросәнәгать комплексы, автомобиль төзелеше, сәламәтлек саклау, IT кебек юнәлешләр буенча. Республика Рәисе цифрлаштыру, технопарклар, махсус икътисадый зоналар кебек өлкәләрдә тәҗрибә һәм эшләнмәләр белән уртаклашырга әзер булуы турында хәбәр итте.
Моннан тыш, делегация Мисыр Премьер-министры Мостафа Мәдбули белән очрашты. Ул Мисырдагы Россия сәнәгать зонасы якын арада эшли башлаячагын әйтте һәм Татарстан сәнәгатьчеләре тәҗрибәсен кулланырга әзер булуын белдерде. Очрашуда яклар проектларга Мисыр һәм Татарстан сәнәгать министрлыклары җитәкчелек итәчәге турында килештеләр.