Биредә 20 дән артык илдән инновацион тармак вәкилләре җыелган. Махсуслаштырылган күргәзмәдә 150 югары технологияле стартап тәкъдим ителгән, шул исәптән Һиндстан, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Катар, Пакыстан, Кыргызстан, Беларуссия һәм башка илләрдән 24 чит ил проекты. Форум 9-10 апрельдә «Казан Экспо» ХКҮ уза.
Ачылышта Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов катнашты.
Форумда катнашучылар венчур индустриясе тенденцияләре, турыдан-туры инвестицияләр һәм Россиядә технологик эшкуарлыкны үстерүнең стратегик юнәлешләре турында фикер алышачаклар.
Валерий Фальков ассызыклаганча, соңгы 20 елда форум технологик үсеш көн тәртибен формалаштыру, инвестицияләр җәлеп итү һәм фикердәшләр командаларын берләштерү өчен төп мәйданчыкларның берсенә әверелде. Чара үзе турында белдерергә, партнер табарга һәм эксперт бәясен алырга мөмкинлек бирә, ә аңа кызыксыну арта бара.