Документ сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә үзара хезмәттәшлекне күздә тота.
Документка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Брест өлкә башкарма комитеты рәисе Петр Пархомчик имза салды.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов һәм Петр Пархомчик очрашты. Анда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер катнашты. Яклар төбәкара дәрәҗәдә үзара файдалы хезмәттәшлек, делегацияләр алмашу, уртак проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендә алдагы адымнар турында фикер алыштылар.