Казанда РФ энергетика министры һәм Татарстан Рәисе яшьләр белән очрашты

2026 елның 3 апреле, җомга

3 апрель көнне "ЭНЕРГОПРОМ" Казан халыкара электр энергетикасы форумында яшьләр көне үткәрелде.

Эшлекле программа яшьләрнең һәм Россия Энергетика министрлыгы, энергокомпанияләр вәкилләренең интерактив ачык диалогы форматындагы 22 чараны үз эченә алды.

Тантаналы ачылышта катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия энергетика министры урынбасарлары Эдуард Шереметцев һәм Роман Маршавин, Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов мөрәҗәгать итте.

Шулай ук энергетика министрлыклары һәм Африканың әйдәп баручы университетлары белгечләре өчен INTE-RUSSIA — программаның халыкара стажировкасында катнашучыларга сертификатлар тапшыру тантанасы узды.

Стажировка инде икенче тапкыр уза һәм КДЭУда халыкара партнерлар белән гамәлгә ашырыла. Быел программа энергетика компанияләреннән һәм Эфиопия, Көньяк Африка Республикасы, Замбия, Нигерия, Марокко һәм Мисыр министрлыкларыннан 10 белгечне берләштергән.

Моннан тыш, «Шуховтан бүгенге көнгә кадәр: рус инженерлык фикеренең бөеклеге» яшьләр көненең пленар сессиясе узды. Чарада Россия энергетика министры Сергей Цивилев, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, урта һәм өлкән звено укучылары, энергокомпанияләр карамагындагы энергокласс укучылары, шулай ук энергокөллият студентлары һәм башкалар катнашты. 

Сессиядә катнашучылар рус инженерлык мәктәбе тарихы һәм энергетика өлкәсендәге заманча казанышлар турында сөйләштеләр. Сүз инженер һөнәре һәм яшь белгечләр алдында нинди мөмкинлекләр ачылуы турында барды. Очрашуда шулай ук энергетика тармагы перспективалары һәм киләчәк инженер-энергетигының нинди булачагы турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International