Олег Коробченко: «Буа районы – Татарстан сәнәгатенең үсеш ноктасы»

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

Премьер-министр урынбасары – Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко сәнәгать предприятиеләренең потенциалы һәм районның социаль проектлары белән танышты.

Ул Буа машина төзү заводында булды. Предприятие газ суырткыч агрегатлар өчен узеллар, пиролиз казаннары, «Силач» үзйөрешле чылбыр платформасы һәм башкаларны җитештерә. Буа районы башлыгы Ранис Кәмәртдинов, предприятие җитәкчелеге белән бергә Олег Коробченко җитештерү күрсәткечләре, модернизация һәм үсеш планнары турында фикер алышты.

«Буа» сәнәгать паркы территориясендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы базарда көндәшлеккә сәләтле заманча дивар панельләре җитештерүче «Виолетти» компаниясен карады.

Моннан тыш, Буа спирт заводында илдә иң югары сыйфатлы спирт җитештерәләр, Әхмәмәт электромеханика заводында – электр линияләре өчен корыч конструкцияләр һәм башкалар, дип билгеләп үтте министр соңрак Буа районының хисап сессиясендә. Ул республика үсеше, узган ел нәтиҗәләре һәм 2026 елга планнар турында сөйләде.

«Буа районы – Татарстан сәнәгатенең үсеш ноктасы. Узган ел нәтиҗәләре буенча предприятиеләр 13,7 млрд.сумлык товар төяп озаткан.  Бу 2024 ел дәрәҗәсеннән 7,7% ка югарырак», – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International