Ачылу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасарлары Михаил Юрин һәм Альберт Кәримов, шулай ук Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко катнашты.
«Совитал» заводы ритейл һәм гомуми туклану өчен суыткыч җиһазлар чыгара. Предприятиедә металл кисүдән алып әзер продукция чыгаруга кадәр тулы цикллы серияле җитештерү җайга салынган.
СҮФ чараларын кулланып, автоматлаштырылган линияләр урнаштырылган. Җитештерүне локальләштерү дәрәҗәсе 65% тан артып китә.
«Завод кыска вакыт эчендә төзелде һәм илебезнең технологик лидерлыгына һәм сәнәгать тотрыклылыгына зур өлеш кертте. Инвестицияләр 1 млрд.сумга якын. Заводның куәте – елына 50 мең эшләнмә, аны 100 меңгә җиткерү планлаштырыла. 119 эш урыны булдырылды – 200гә җиткерү планлаштырыла», – диде ТР Рәисе.
«Түбән Кама» сәнәгать паркы территориясендә кунаклар шулай ук «Бикотекс» микрофибра җитештерү заводында булдылар.