«Нижнекамскнефтехим»да төп проектларны гамәлгә ашыруның барышы белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, СИБУР генераль директоры Михаил Карисалов, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко һәм башкалар танышты.
Ремонт-механика заводында масштаблы модернизация төгәлләнеп килә. ЧПУ белән меңгә якын искергән станок югары төгәллекле 144 берәмлеккә алмаштырылган, аларның 62% ы – үзебездә җитештерелгән. 21 заманча остаханә төзелә.
Проектка инвестицияләр 10 млрд.сумнан артып китә. Модернизация йомгаклары буенча аерым операцияләрне башкару тизлеге 7-40 тапкырга артачак. Чыгарыла торган әйберләр номенклатурасы 2,5 тапкырга арттырылачак, детальләрне ремонтлау һәм әзерләү күләме – 65% ка.
ТР Рәисе шулай ук Россиядә һәм БДБ илләрендә беренче һәм бердәнбер булган гексен җитештерүне карады. Җайланманың куәте эчке базар ихтыяҗларын тулысынча каплый һәм экспорт потенциалын формалаштыра. 2029 елга гексен чыгару елына 3,3 млн. тоннадан артык премиаль маркалы полиэтилен җитештерергә мөмкинлек бирәчәк, бу сизелерлек технологик ыргылышны тәэмин итәчәк.