Татарстанда «Алабуга-Skills-2026» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2026 елның 11 феврале, чәршәмбе

Конкурс бишенче тапкыр үтте! Татарстанның 123 предприятиесеннән һәм Россиянең тагын алты төбәгеннән 400 гариза килгән.

Иң яхшыларны 25 номинация буенча сайлап алдылар. Алар арасында – токарь эше, фрезер эшләре, эретеп ябыштыру, автомобильләрне ремонтлау белгечләре, шулай ук электриклар, радиоэлектрон аппаратура монтажчылары һәм башкалар.

Җиңүчеләрне Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин бүләкләде.

Родион Карпов Казан авиазаводы, Казан дары заводы, Алабуга политехник көллияте, Виктор Поташов исемендәге Чаллы техник көллияте, Бөгелмә механика заводы, Казан вертолетлар заводы, ТАИФ-НК, «Алабуга» МИЗ һәм башка предприятиеләр токарьлары һәм фрезерчыларына бүләкләр тапшырды.

Конкурс ТР Рәисе ярдәме белән Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан оештырыла. Ул эшче һөнәрләрен популярлаштыруга, яшьләрдә сайланган һөнәр белән кызыксынуны үстерүгә һәм иң яхшы белгечләрне ачыклауга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International