Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Россиянең Вьетнам Республикасындагы Сәүдә вәкиле Вячеслав Харинов белән очрашу узды. Аны ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер үткәрде.
«Сәүдә вәкиле белән бер сәгать»тә республиканың экспортка юнәлтелгән 50 гә якын компаниясе катнашты.
Сәүдә вәкиленең төп тезислары:
Вьетнам һәм Россия арасындагы сәүдә, катлаулы логистик һәм финанс шартларына карамастан, уңай динамика күрсәтә.
Ирекле сәүдә турында килешү (Вьетнам-ЕАЭС) гамәлдә. Ул күпчелек товарларга импорт пошлиналарын юкка чыгаруны күздә тота. Шуның аркасында Россия продукциясе башка товарлар белән көндәшлек итә ала, бигрәк тә Вьетнамның мондый килешүләре булмаган илләрдән.
Вьетнам-Россия индустриаль паркы (Deep C Russia) Россия резидентлары өчен өстенлекләргә ия. Проектның Россия инвесторлары: «С» һәм Infra Asia Investment Hong Kong Limited
Күбрәк беләсегез киләме? Сайт
«Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» – «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә торган чараларның берсе.