Татарстан делегациясе Согуд Гарәбстаны белән хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышты

2026 елның 9 феврале, дүшәмбе

Татарстанның 20гә якын предприятиесе үз продукциясен һәм хезмәтләрен «ИННОПРОМ. Согуд Гарәбстаны» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә тәкъдим итте. Нефть-газ химиясе һәм композит материаллардан алып цифрлы чишелешләргә кадәр төрле юнәлешләрдәге казанышлар һәм эшләнмәләр тәкъдир ителде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән берничә очрашуда катнашты.

Алар арасында Принц Наиф Әл Сауд (Директорлар советы рәисе һәм кайбер компанияләрнең стратегик партнеры), Принц Турки Әл Сауд, Согуд Гарәбстаны сәнәгать һәм минераль ресурслар министры Бандар Бин Ибраһим Әл-Хурейф, инвестицияләр министры Халид Бин Абдулазиз Әл-Фалих һәм башкалар белән очрашулар бар.

Татарстан һәм Согуд Гарәбстанының товар әйләнеше тотрыклы үсә. 2025 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча ул 72 миллион доллар тәшкил иткән. Сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне киңәйтү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, дип ассызыклады ТР Рәисе.

Машина төзелешендә, автомобиль төзелешендә, энергетикада һәм башка тармакларда үзара хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар.

Әлеге визит «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектының максатларына ирешергә ярдәм итә.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International