Татарстанның 55 предприятиесе бушлай эксперт ярдәме алачак

2026 елның 9 феврале, дүшәмбе

Татарстанда 2026 елда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектында тагын 55 предприятие катнашачак. Проект «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектына керә һәм дәүләт ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко хәбәр иткәнчә, катнашучы компанияләр өчен уртача икътисадый файда 20 млн.сумга җитә. Предприятиеләр экспертлардан бушлай ярдәм ала, хезмәткәрләрне өйрәтә һәм сакчыл җитештерү инструментларын гамәлгә кертә.

Проектларны гамәлгә ашыруга 2026 елда 142,6 млн.сум бүлеп бирелгән. Катнашучылар җитештерү процессларындагы югалтуларны ачыклый һәм бетерә һәм алга таба алынган нәтиҗәләрне мөстәкыйль рәвештә киңәйтә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International