10 февральдә 13:00 сәгатьтә Россия Федерациясенең Вьетнам Социалистик Республикасындагы Сәүдә вәкиле Вячеслав Харинов белән онлайн-очрашу узачак.
Республика предприятиеләренә илләр арасындагы хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре турында сөйләячәкләр һәм сорауларга җавап бирәчәкләр. Компанияләрне катнашырга чакырабыз!
Катнашучылар турында мәгълүмат һәм фикер алышу өчен сораулар түбәндәге почта адресына кабул ителә: Anna.Kasimova@tatar.ru телефон: 8 (843) 567-36-82 ️
«Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» – «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә торган чараларның берсе.