Республика «ИННОПРОМ. Согуд Гарәбстаны» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашачак, ул 8-10 февральдә Эр-Риядта узачак.
Татарстанның күмәк стенды 117 кв.м (С2) мәйданда урнашачак. Үз продукциясен һәм эшләнмәләрен, нефть-газ химиясеннән һәм композит материаллардан алып цифрлы чишелешләргә, фәнгә һәм мәгарифкә кадәр, икътисадның төп тармакларында эшләүче 19 компания күрсәтәчәк.
Экспозиция заманча технологияләрне тәкъдир итү, чит ил партнерлары, шул исәптән Согуд Гарәбстаны Корольлеге һәм Якын Көнчыгыш илләре вәкилләре белән хезмәттәшлек перспективалары һәм эшлекле элемтәләр урнаштыру өчен мәйданчык булачак.
Экспозициядә катнашучылар арасында – «Химград» технополисы, Татарстан Республикасы сәнәгать кластеры компаниясе – «Татнефть-Пресскомпозит» композицион материаллардан эшләнмәләр җитештерүче, «Инфомат» керү мөмкинлеген контрольдә тотуның автоматлаштырылган системаларын һәм билет чишелешләрен эшләүче, медицина симуляция җиһазлары һәм «Эйдос» роботлаштырылган укыту комплекслары җитештерүчесе, шулай ук «Иннополис университеты» мәгариф һәм фәнни үзәге һәм башкалар бар.
Күргәзмәдә катнашу «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына ирешергә ярдәм итә.