«Аспен» компаниясе – нефть чыгару өчен электрны үзәктән кудыру насослары җайланмаларын җитештерүче иң эре компанияләрнең берсе – комплектлаучы әйберләрнең яңа төрләрен серияле чыгаруны җайга салды. Җитештерү куәте елына 1,2 млн. берәмлеккә җитә.
Җитештерүне киңәйтүгә инвестицияләр күләме 240 млн.сумнан артып китә. Шулардан 180 млн. сумны «Комплектлаучы эшләнмәләр» программасы буенча ташламалы займ рәвешендә федераль Сәнәгать үсеше фонды (СҮФ) биргән.
Займ акчасына предприятие югары төгәллекле механик эшкәртү өчен заманча җиһазлар сатып алган, шул исәптән робот-манипуляторларны да. Бу ассортиментны киңәйтергә һәм Россия базарында аеруча ихтыяҗ булган УЭЦН өчен энергия нәтиҗәле эш баскычларын чыгаруны җайга салырга мөмкинлек биргән.
Модернизация нәтиҗәсендә Әлмәтнең «Аспен» АҖ предприятиесендә УЭЦН эш баскычларын җитештерүнең гомуми куәтләре 20% ка диярлек үскән. Бер УЭЦН составында уртача 400 шундый баскычтан торган комплект кулланыла, аларның һәркайсы сыеклык агымының оптималь юнәлешен һәм басымын тәэмин итүче юнәлеш бирүче аппарат һәм эш тәгәрмәчен үз эченә ала.
«Соңгы елларда нефть чыгару базары актив рәвештә энергия нәтиҗәле насос җайланмаларына күчә, анда бәя белән беррәттән электр энергиясенә еллык чыгымнар күләме дә хәлиткеч әһәмияткә ия. Мондый типтагы электрны үзәктән кудыру насосларын чыгарганда комплектлаучы детальләрне механик эшкәртү төгәллегенә аерым таләпләр куела. Сәнәгатьне үстерү фонды ярдәмендә сатып алынган җиһазлар безгә УЭЦН эш баскычларын эшкәртү сыйфатын яхшыртырга һәм продукция ассортиментын киңәйтергә мөмкинлек бирде», – дип сөйләде «Аспен» АҖ башкарма директоры Александр Горбунов.
Компания мәгълүматлары буенча, электрны үзәктән кудыручы насос җайланмалары белән нефтьне механикалаштырылган чыгару Россия скважиналарының якынча 70% өлешен алып барыла, бу илдә нефть чыгаруның гомуми күләменең якынча 80% өлешен тәэмин итә.
Әзер УЭЦН төп заказчылары булып «Аспен» сервис бүлекчәләре һәм эре нефть компанияләре, шулай ук нефть сервисы базарында бәйсез катнашучылар тора.