Беларусь һәм Татарстан елына 1,5-2 млрд.долларлык товар әйләнешенә чыга ала

2026 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

Бу хакта Беларусь Республикасы һәм Татарстан Республикасы хезмәттәшлеге буенча эшлекле төркемнең 12 нче утырышында Беларусь Премьер-министры урынбасары Виктор Каранкевич белдерде. Анда Белоруссия һәм Татарстанның эре компанияләре катнашты.

Төркемнең Россия өлеше рәисе – Татарстан вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко ассызыклаганча, «Яклар гади сәүдәдән алып тирән фәнни-техник кооперациягә кадәр юл үтте».

- Беларусь Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча проектларны үстерүдә кызыксыну һәм динамика саклануын билгеләп үтәсем килә. Товар әйләнешенә елына 1,5-2 млрд доллар чыгарга көчебез җитәр дип ышанам. 2023 елда Беларусь президенты Александр Лукашенко һәм Татарстан Башлыгы Рөстәм Миңнеханов очрашуында нәкъ менә шундый бурычлар куелды, – дип белдерде Виктор Каранкевич.

Бүген Татарстан һәм Беларусь сәнәгатьнең, авыл хуҗалыгының һәм башка тармакларда хезмәттәшлек итә. Һәм мөнәсәбәтләрне үстерергә ниятлиләр.

Чара «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International