Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко икътисадый үсеш һәм сәнәгатьнең яңа министры Виктор Цишковскский җитәкчелегендәге Иркутск өлкәсе делегациясе белән очрашты.
Олег Коробченко республиканың сәнәгать потенциалы турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, регионнар машина төзелеше, нефть химиясе, фармацевтика тармагы һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итә.
Иркутск өлкәсенә үз продукциясен «КАМАЗ», «Кама» сәүдә йорты», «Аммоний», «Казанькомпрессормаш» һәм башкалар җибәрә. Татарстанның тагын берничә компаниясе төбәк белән эшлекле элемтәләр урнаштырырга тели.
Татарстан сәнәгать кластеры идарәсе рәисе Сергей Майоров республикада нәтиҗәле кластер моделе турында сөйләде. 23 тармак комитеты составында кооперацияне, яңа проектларны үстерү өстендә хакимият органнары, бизнес һәм фән вәкилләре эшли. Яклар хезмәттәшлекне үстерү юнәлешләре буенча фикер алыштылар.