«ЭНЕРГОПРОМ» Казан халыкара форумында РФ Дәүләт Советының энергетика буенча комиссиясе утырышы узачак

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Бу хакта комиссия җитәкчесе, Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев Мәскәүдә узган утырышта хәбәр итте. Видеоконференцэлемтә форматында анда Татарстан Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.

Катнашучылар комиссиянең 2025 елгы эшенә йомгак ясадылар һәм 2026 елга эшчәнлек планын расладылар. Фикер алышуның төп темасы илкүләм икътисадның энергетик нәтиҗәлелеген арттыруга стратегик якын килүләр булды.

Айсен Николаев билгеләп үткәнчә, дәүләт программасында тулаем эчке продуктның энергия сыйдырышлылыгын 2019 ел белән чагыштырганда 2035 елга 35% ка киметү каралган. Россия Федерациясенең 2050 елга кадәрге энергетика стратегиясе шулай ук электр энергиясен эшләп чыгаруга ягулыкның чагыштырмача чыгымын киметү, шулай ук электр челтәрләрендә югалтуларны киметү бурычларын куйды.

Тулырак «ЭНЕРГОПРОМ» Казан халыкара электр энергетикасы форумы сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International