Казанда станоклар төзү һәм кадрлар сәясәтен үстерү турында фикер алыштылар

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

КНИТУ-КАИда «Станкостроение» һәм Татарстан Сәнәгать кластерының «Фәнни һәм кадрлар сәясәте» комитетларының тармакара киңәйтелгән утырышы узды. Анда югары уку йортлары, сәнәгать һәм хакимият органнары вәкилләре катнашты. Алар НИОКР, кадрларны үстерү һәм әзерләү төбәк үзәге өлкәсендәге багланышлар турында фикер алыштылар.

Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко билгеләп үткәнчә, агымдагы шартларда НИОКР, максатчан белем алу буенча финанслау конкурсларында катнашу өчен барлык мөмкинлекләрне дә файдаланырга кирәк. Ул шулай ук станоклар төзү буенча Компетенцияләр үзәге булдыру идеясен хуплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International