Казан авиация заводында аны Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов һәм Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры Максим Решетников үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе гендиректоры Вадим Бадеха һәм башкалар катнашты.
Катнашучылар Казаның алдынгы проектлары, Ту-214 фюзеляжын тактлы җыюны тәэмин итү проектын гамәлгә ашыруның барышы, АОС-2 цехының имитацион модельләштерүне кулланган цифрлы моделе, уңышлы практикаларны «Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе» ГАҖнең барлык җитештерү мәйданчыкларына тарату планнары турында фикер алыштылар.
«Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы һәм хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләр үзәге белән актив эшләү безгә Ту-214 фюзеляжын җыю циклын 12 көнгә кадәр кыскарту максатына ышаныч белән барырга мөмкинлек бирә, бу исә елына 20 самолет чыгарырга мөмкинлек бирәчәк. Мондый нәтиҗәләргә ирешү төп җитештерү фондларын яңарту буенча масштаблы программа, яңа корпуслар төзү һәм сакчыл җитештерү буенча эш нәтиҗәсендә мөмкин булды», – дип белдерде Антон Алиханов.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда «Нәтиҗәле һәм конкрет икътисад» илкүләм проекты структурасына керә торган «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федпроектында 351 предприятие катнаша, алар 5 млрд.сумнан артык икътисадый нәтиҗәгә ирешә. Катнашу өчен Производительность.рф ит-платформасында гариза бирергә кирәк.