КНИТУ-КАИда индустриаль партнерлар белән тыгыз хезмәттәшлекне дәвам итәчәкләр

2026 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

КНИТУ-КАИда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә университетның Химаячеләр советы утырышы узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, иң мөһим юнәлешләрнең берсе – югары уку йортлары һәм компанияләр арасындагы тыгыз хезмәттәшлек.

«Без эш бирүчеләрне кадрлар, фәнни тикшеренүләр һәм технологияләр белән тәэмин итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тиеш», – диде ул.

Югары уку йорты ректоры Кирилл Охоткин КНИТУ-КАИны 2030 елга кадәр үстерү концепциясен тәкъдим итте.

«Югары уку йорты үсеше стратегиясенең үзенчәлеге шунда ки, ул индустриаль партнерлар белән килештерелергә тиеш – кадрлар әзерләү буенча да, фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләрнең көн тәртибе буенча да. Димәк, без гамәлгә ашырачак һәр проект ким дигәндә бер индустриаль партнер тарафыннан хупланырга тиеш», – дип сөйләде ул.

«Туполев» АҖ идарәче директоры вазыйфаларын башкаручы Юрий Абросимов КНИТУ-КАИ компаниянең төп югары уку йортларының берсе булуын әйтте. Университет шулай ук КВЗ, «Крылья Ростеха», ICL һ.б. проекты белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

Моннан тыш, утырышта Олег Коробченко реаль сектор предприятиеләренә фәнни үзәкләр белән эшне көчәйтергә, стратегик планлаштыру дәрәҗәсендә яңа технологияләр эшләү өчен финанслауны арттырырга кирәклегенә игътибар итте.

КНИТУ-КАИ Химаячеләр советы университетның үсеш стратегиясен хуплады. Утырышта катнашучылар югары уку йортын үстерү буенча үз тәкъдимнәрен формалаштыру йөкләнгән предприятиеләр белән уртак проектларны дәвам итәргә карар кылдылар. Шулай ук «Крылья Ростеха», «Росатом» дәүләт корпорациясе һәм «Роскосмос» дәүләт корпорациясе программаларының иң яхшы практикаларын киңәйтергә, җитештерү аспирантурасын һәм белгечләргә өстәмә белем бирүне үстерергә тәкъдим ителде. Предприятие җитәкчеләренә университетның эндаумент-фондын тулыландыруда һәм уку биналарын ремонтлауда катнашырга тәкъдим ителде. Университет объектларында төзелеш-монтаж эшләрен финанслашу тәкъдиме белән Химаячеләр советы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына мөрәҗәгать итәргә планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International