«КАМАЗ» каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары һәм махсус техника җитештерүчеләр белән уртак техник конференция үткәрде, аның барышында компаниянең җитештерү мөмкинлекләрен тәкъдир итү һәм автогигант объектлары буенча экскурсия булды.
Чаллыда «КАМАЗ» ГАҖ базасында узган чара барышында Россиянең 40 тан артык компаниясе хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. Конференциядә Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, чүп ташучы машиналар җитештерүче заводлар һәм каты коммуналь калдыклар (ККК) белән эшләү буенча төбәк операторлары вәкилләре катнашты.
Аралашу барышында күтәрелгән төп темаларның берсе – 2028 елның 1 мартыннан соң әйләнешкә чыгарылган чүп ташучы машиналарга карата кулланылачак нормалар һәм яңалыклар нигезендә махсус техника эшләү. Бу датага кадәр каты көнкүреш калдыкларын ташу өчен файдаланыла торган ике һәм өч күчәрле авыр йөк транспорты чаралары өчен габаритлы контроль үткәрүгә мораторий гамәлдә.
«Россия Федерациясе Хөкүмәте куйган бурыч – күчәргә йөкләнеш өлешендә гамәлдәге нормалар буенча узачак максималь җиңеләйтелгән чүп ташу машиналарын серияле җитештерүгә кертү. Хәзер тармак белән берлектә «КАМАЗ» тарафыннан эшләнә торган реаль конструктив мөмкинлекләрне бәяләү мөһим. Күчәргә йөкләнешне киметүнең техник параметрлары, финанс моделе һәм чүп чыгару өлкәсендә булган эксплуатация үзенчәлекләре арасында компромисс табарга кирәк. Без, үз ягыбыздан, яңа чишелешләр эшләү өчен дәүләт ярдәме чараларын куллану мөмкинлекләрен караячакбыз», – дип мөрәҗәгать итте чарада катнашучыларга Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы урынбасары Альберт Кәримов.
Очрашу барышында компанияләр вәкилләренә КАМАЗ автотехникасының өр-яңа модельләре һәм каты коммуналь калдыкларны җыю һәм чыгару өлкәсендә актуаль булган перспектив эшләнмәләр тәкъдим ителде – презентация белән компаниянең баш конструкторы Евгений Макаров чыгыш ясады. Үзләренең җитештерү мөмкинлекләре турында чара кунаклары:«Кургандормаш», «Ряжск авторемонт заводы», «Арзамас завод-коммуналь машина төзелеше», «ЭкоЛайф» вәкилләре дә сөйләде.
Моннан тыш, конференция кысаларында түгәрәк өстәл узды, анда катнашучылар перспектив хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Делегация шулай ук автогигантның җитештерү объектлары, аерым алганда, югары технологияле кабиналар каркаслары заводы белән танышты, анда К5 буыны КАМАЗ автомобильләре кабиналары каркасларын роботлаштырылган җитештерү оештырылган; КАМАЗ йөк автомобильләрен җыюның финиш процессы, шул исәптән төп җыю конвейеры һәм кабиналар җыю конвейеры эше каралды. Моннан тыш, конференциядә катнашучылар «КАМАЗ» фәнни-техник үзәген, К5 буыны КАМАЗ автотехникасының өр-яңа линейкасын һәм «КАМАЗ» визит-үзәген карадылар.