Татарстан предприятиесе КАМАЗ зур йөк автомобильләренең мост редукторлары өчен шестернялар җитештерүнең тулы циклын үзләштерде

2026 елның 16 гыйнвары, җомга

Кама механика заводы тулы массасы 16 тоннадан артык булган йөк машиналары өчен 100% локальләшү дәрәҗәсе булган алып баручы һәм әйдәүче шестернялар җитештерүне җайга салды. Проект куәтенә чыкканнан соң завод елына 80 меңгә кадәр шестеренка җитештерәчәк, бу әлеге позицияләр буенча КАМАЗ ихтыяҗларының яртысын канәгатьләндерәчәк.

Проект «Комплектлау эшләнмәләре» федераль-төбәк программасы кысаларында  Татарстанның Сәнәгать үсеше фонды һәм Инвестиция-венчур фонды ярдәмендә гамәлгә ашырылды. Инвестицияләрнең гомуми күләме 260 млн.сумнан артык, шуның 180 млн сумын СҮФ тарафыннан бирелде. Әлеге программа сәнәгатьтә импортны алмаштыруның стратегик бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән.

Шулай ук 2025 елның августында СҮФ Кама механика заводына трансмиссиянең башка компонентлары – цилиндрлы шестернялар, валлар, муфталар һәм фланецлар җитештерү өчен 310 млн.сум күләмендә ташламалы заем бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International