Казанның «РГК» компанияләр төркеме кыска вакыт эчендә һәм канализация агымын сүндермичә коммуникацияләрне ремонтларга мөмкинлек бирә торган НПВХ (поливинилхлорид) яңа инновацион производствосын эшләтеп җибәрде.
Әлеге профиль инновацион һәм нәтиҗәле траншеясыз спираль-навив технологиясе ярдәмендә үзйөрешле канализация челтәрләренең искергән өлешләрен торгызу өчен файдаланыла.
Бу ничек була? Шәһәр коллекторы аша гамәлдәге торбалар эченә НПВХ профилен ябалар, юлның җимерелгән өлешен генә ачалар, чокырны күмәләр һәм асфальт белән каплыйлар. Проблемалы торбаны алмаштыруның әлеге ысулы нибары 1 ай һәм 250 млн.сумнан азрак таләп итә.
Шулай ук традицион ысул да бар, анда асфальтны ачалар, тузган торбаларны казып чыгаралар, грунтны чыгаралар, яңа торбалар салалар, аннары торбаны фиксацияләү өчен ком һәм туфракны яңадан китерәләр, яңа асфальт өслек салалар. Проблеманы бетерү кимендә 8 ай һәм 350 млн.сумнан артык таләп итә. Һәм бу вакыт эчендә район халкы уңайсызлыклар кичерәчәк.