Татарстан предприятиесе «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты ярдәмендә җитештерүне 45% ка кадәр арттырды

2026 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 Кейт-Про Бәхетле азык-төлек кибетләре челтәре составына керә һәм ярымфабрикатлар җитештерә. Компания продукциясе үз кибет челтәрләренә дә, мәктәпләргә дә, республика предприятиеләренә дә җибәрелә.

«Нәтиҗәле һәм көндәшле икътисад» илкүләм проекты структурасына керә торган «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектын гамәлгә ашыруның 6 ае эчендә предприятиедә сакчыл җитештерү инструментлары кертелде, процессларны оптимальләштерделәр һәм команданы югалтуларны бетерүгә әзерләделәр. Шул рәвешле, процесслар вакыты өчтән бергә кыскарды һәм эшләп чыгару дәрәҗәсе 45% кадәр артты.

Шулай ук булуын телисезме? Производительность.рф ит-платформасында заявка биреп, федпроектка кушылыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International