Ярышлар 2 февральдән 7 февральгә кадәр Алабугада узачак һәм 25 номинацияне үз эченә алачак. Гаризалар 29 гыйнварга кадәр konkursalabuga@mail.ru почта адресы буенча кабул ителә.
Конкурсның максаты – эшче һөнәрләрне популярлаштыру, яшьләрдә сайланган һөнәр белән кызыксынуны үстерү һәм иң яхшы белгечләрне ачыклау.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2025 елда бу чара Татарстанның 23 районында һәм Россиянең 7 төбәгендә урнашкан 133 предприятиедән үз эшенең 400дән артык белгечен берләштерде.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат һәм нигезләмә түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://elab.tatarstan.ru/alabugaskills.htm.
Элемтә телефоннары: +7 (85557) 4-48-95, 4-48-97,4-48-98.