Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» һәм «Абилимпикс» чемпионат хәрәкәтләре, «Архипелаг» пилотсыз авиация системалары буенча илкүләм ярышлар җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашты. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты. Очрашу Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узды.
Рөстәм Миңнеханов чемпионнарны һәм призерларны югары нәтиҗәләр белән котлады, остазларга һәм шәхси үрнәге белән яңа белгечләр аякка басуга ярдәм итүчеләргә аерым рәхмәт белдерде.
2025 елда татарстанлылар «Абилимпикс» чемпионатында 69 медаль яулады, гомумкоманда зачетында икенче урынны алдылар, шулай ук «Профессионаллар» хәрәкәтендә 243 медаль һәм 72 медальон алдылар.
Моннан тыш, республика вәкилләре «Архипелаг» ярышларында беренче команда урынын яулап, Россиядә иң яхшы дрон операторлары булдылар. Әлеге чара «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.