КАМАЗның төп җыю конвейерыннан К5 буыны автомобильләренең яңа моделе төште

2026 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе

Бу – КАМАЗ-65956 иярле тракторы. Хәзер ул автомобиль заводының сынау стендлары линиясендә сынау уза.

Иярле тягач тралда авыр габаритлы техниканы ташу өчен автопоезд составында эшли ала, шулай ук үзбушаткыч ярымтагылма коелучан грунтлар ташый ала. Автопоездның тулы массасы 91,5 тоннага җитәргә мөмкин, әгәр ияр җайланмасына кузов куйсаң, аңа 80 тонна ком яки вак таш сыя. Машина сәнәгать объектларында, төзелеш мәйданчыкларында, карьерларда яхшы ярдәмче булачак.

Серияле җитештерүгә К5 линейкасының яңа моделен 2026 елда эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

Әлеге автомобиль Россиядә эксплуатацияләү һәм экспортка – Әрмәнстан, Азербәйҗан, Беларуссия һәм Кыргызстанга җибәрү өчен эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International